ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
33 көн калды
Түбән Камада яңа трамвай юлы төзү федераль программалар нигезендә хәл ителергә мөмкин
Җәмгыять
  • 24 Гыйнвар 2020 - 14:24
  • Караулар: 29
Айдар Метшин Алексей Песошиннан Түбән Каманың Көньяк  урамына трамвай юлы төзү  буенча мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорады. Бу хакта сүз ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә барды, Түбән Кама мэры  федераль программалар ресурсын кулланырга тәкъдим итте.

«Еллык пассажирлар агымы елына 9 млн кеше булган яңа трамвай линиясен файдалануга тапшыру шәһәрнең яңа төзелешләрендә булган киеренкелекне киметәчәк һәм шәһәрнең барлык микрорайоннарын да диярлек сәнәгать зонасы белән тоташтырачак, - дип аңлатты Айдар Метшин. - Шуның нәтиҗәсендә, трамвай челтәре шәһәр территориясенең 70 процентын колачлаячак".

Түбән Кама хакимияте кирәкле барлык проект-смета документларын әзерләгән, дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алган. Проектны тормышка ашыру бәясе 1 млрд  сум белән бәяләнә. "Бары тик муниципалитет көче белән генә шундый колачлы, халык өчен социаль әһәмияткә ия һәм агломерация ягыннан икътисадый мөһим проектны тормышка ашыру мөмкин түгел», - дип нәтиҗә ясады Айдар Метшин.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*