ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
36 көн калды
Айдар Метшин иясез хайваннарны яклау мәсьәләсенә багышланган телевизион тапшыруда катнаша
Җәмгыять
  • 23 Гыйнвар 2020 - 17:14
  • Караулар: 87
Бүген ТНВ каналында рус телендә алып барылучы  «Безнең республика – безнең эш» тапшыруының быел беренче чыгарылышы  күрсәтеләчәк. Анда Айдар Метшин да катнаша.

Программа сукбай хайваннар проблемасына багышлана. Программада шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, башка муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, җәмәгатьчелек катнаша.

 2019 елда Түбән Кама хайваннарга карата кешелекле һәм җаваплы караш тәрбияләү буенча  комплекслы  муниципаль  программа эшләүне тәмамлады, аның кысаларында сукбай хайваннарны тернәкләндерү үзәге төзү күздә тотыла. Булачак үзәк өчен муниципалитет тарафыннан җир участогы каралган. Хәзер  әлеге проектны финанслауны тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә. Төрле вариантлар карала, алар арасында төрле чыганаклардан – федераль, республика һәм муниципаль бюджетлардан акча җәлеп итү, дәүләт-шәхси партнерлык, хәйрия ярдәме һ.б. чаралар карала.

Программаның тагын бер мөһим юнәлеше -  халык арасында  хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт булдыру, зооволонтерлар һәм җәмәгать инспекторлары институтын үстерү буенча агарту эшләре алып бару.

Тапшыруны бүген 22.10 сәгатьтә  карарга мөмкин булачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*