ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
43 көн калды
Түбән Камада 31 гыйнвар көнне туганнар каберлеге ачыла
Җәмгыять
  • 23 Гыйнвар 2020 - 08:51
  • Караулар: 71

Түбән Кама шәһәр зиратында туганнар каберлеге ачыла. Анда Бөек Ватан сугышы чорында Псков өлкәсендә барган сугышларда һәлак булган 19 солдат җәсәде күмеләчәк.

Солдатлар 31 гыйнвар көнне сугышка керә, шуңа күрә Түбән Камада быел туганнар каберлеген ачуны да 31 енә билгеләгәннәр.

Тантаналы чара шәһәрнең Җиңү мәйданында 10.00 сәгатьтә башлана. Биредә чарага килүчеләргә 1942 елда Псков өлкәсенең Липенка авылы янында барган сугышлар, безнең солдатларның батырларча көрәшүләре, үз позицияләрен саклап кала алулары күрсәтеләчәк. Бу эшне ТР Милли музее белгечләре әзерли.  Мәгълүм булганча, Липенка авылы янындагы көрәшләрдә 100гә якын кеше батырларча һәлак булган. Татар батальоны фашист илбасарлары белән соңгы сулышка кадәр көрәшә. Көрәш бер тәүлек дәвам итә, исән калучыларга алга таба хәрәкәт итәргә боерык бирелә, һәлак булган Татарстан, Башкортстан һәм Себер солдатларын авыл халкы җирли.

Аннары митинг узачак, шуннан соң 19 солдатның җәсәден махсус лафетта шәһәр зиратына алып барачаклар. Геройларны илнең төрле почмакларыннан: Мәскәү, Тольятти, Самара, Түбән Новгород, Татарстанның Минзәлә, Кукмара районнары, Яр Чаллы шәһәре, Түбән Каманың Шәңгәлче авылыннан килгән туганнары - барлыгы 31 кеше озатачак.

Зиратта хушлашу мәрасиме узачак.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар