ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
39 көн калды
Айдар Метшин «Рубаха» оешмасының яңартылган офисында булды
Җәмгыять
  • 21 Гыйнвар 2020 - 16:50
  • Караулар: 74

Айдар Метшин башкарма комитет җитәкчеләре, төзелеш структуралары вәкилләре, архитекторлар һәм Түбән Камада «Рубаха» үзәген булдыру буенча эш алып баручы белгечләр белән эшлекле киңәшмә үткәрде.

«Рубаха» арт-кластеры җитәкчесе Яна Анисимова сүзләренә караганда, әлеге үзәк сәламәт кешеләр белән беррәттән «көчле рухлылар» эшләячәк, ял итәчәк һәм үз-үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк урын булачак. Иң мөһиме - сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең гадәти сәламәт кешеләр белән аралашуы, чөнки уртак һәм кызыклы эш белән шөгыльләнү кешеләрне берләштерә. Биредә исә һәркем үз күңеленә ошаган шөгыльне таба ала.


Үзәктә халыкка төрле хезмәтләр күрсәтү планлаштырыла: биредә остаханәләр, лекция секцияләре эшләячәк. Дәресләрнең бер өлеше бушлай, кайберләре түләүле булачак.

«Рубаха» арт-кластеры Җиңүнең 30 еллыгы урамы 2/39 нчы йортында урнашкан тулай торакның беренче катында эшли. Бу торак урын оешмага хакимият тарафыннан бүлеп бирелгән.

Күптән түгел биредә ремонт тәмамланды һәм үзәк барлык теләүчеләр өчен үз ишекләрен ачты. Әйтик, бүгенге көндә биредә Виолетта Нестерова җитәкчелегендәге бал биюләре түгәрәге эшли. Дәресләр атнага ике тапкыр уза. Бу студиядә шөгыльләнергә теләүчеләр күп. Җитәкчелек бию белән шөгыльләнүчеләр өчен мөмкинлекләрне тагын да арттыру юнәлешендә эшли.


Яңа җиһазлар тагын бер юнәлеш – спорт юнәлеше өчен дә кирәк. Тренер Андрей Матросов биредә дәвалау физкультурасы буенча дәресләр үткәрә. Ял көне клубы кысаларында анда барлык теләүчеләр дә бушлай йөри ала.

Моннан тыш, яңа ел каникулына кадәр үк биредә түбәнкамалылар өчен тернәкләндерү курслары ачылган. 30 гыйнвардан бу эш дәвам итәчәк, мондый курсларга социаль яклауга мохтаҗ 16 кеше йөри алачак.


Үзәктә зур булмаган төркемнәрдә эшләү өчен дә мөмкинлекләр бар. Бу - күпфункцияле бүлмә, анда хәзерге вакытта инглиз теле дәресләре үткәрелә. Моннан тыш, башка юнәлешләр буенча да эш алып барылачак, шул исәптән мәктәпкә әзерлек курслары да ачылачак.

Киләчәктә остаханәләр эше дә активлашачак. Белгечләрдән биредә логопед һәм психолог эшли.


Тиздән «Рубаха»га көнкүреш техникасы да кайтартылачак: аны алу өчен, «Танеко» акционерлык җәмгыяте 269 мең сумлык ярдәм күрсәткән.

Гомумән, үзәккә теләге булган һәр кеше ярдәм итә ала. Көтү бүлмәсендә, мәсәлән, Түбән Камада яшәүче бер хатын-кыз бүләк иткән аквариум тора.


«Бу барлык теләүчеләр өчен чын күпфункцияле үзәк булачак», - диде Айдар Метшин һәм эшне актив дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*