ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
43 көн калды
“Безнең ишегалды” проекты кысаларында бу атнада Түбән Камада халык белән өч очрашу узачак
Җәмгыять
  • 21 Гыйнвар 2020 - 13:17
  • Караулар: 48

Түбән Камада “Безнең ишегалды” проекты кысаларында җәмәгатьчелек арасында фикер алышу дәвам итә.

Билгеле булганча, быел муниципаль районда 111 ишегалды яңартылачак. Башкарылачак эшләргә юлларны, тротуарларны ремонтлау, яктырткычларны алыштыру, балалар өчен уен мәйданчыклары булдыру, эскәмияләр урнаштыру һ.б. керә. Эшкә керешкәнче, һәрбер ишегалдында халык белән фикер алышу үткәрелә, шәһәрдәшләрнең теләк-тәкъдимнәре тыңлана.

Бу атнада мондый семинарлар Түбән Камада өч урында узачак:

-        22 гыйнвар көнне 18.00 сәгатьтә - Кайманов урамында яшәүчеләр белән. Җыелу урыны – 13 нче гимназия-интернат;

-        24 гыйнвар көнне 18.00 сәгатьтә – Кызыл Чишмәнең “Мирас” мәдәният йортында. Фикер алышу Кама яр буенда экопарк булдыруга багышлана;

-        24 гыйнвар көнне 18.00 сәгатьтә – Сухрау авылы Мәдәният йортында. Фикер алышу авыл җирлегендә сквер ачу мәсьәләсенә багышлана.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар