ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
43 көн калды
Түбән Каманың Җиңү мәйданына урнаштырылачак сыннар әзер
Җәмгыять
  • 21 Гыйнвар 2020 - 10:54
  • Караулар: 38
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Түбән Камада биш Советлар Союзы Герое һәм биш Дан Орденының тулы кавалерына сыннар куелачак. Ун бронза сын һәр геройның туганнары белән киңәшеп ясалган. Сыннарны коюга  ай ярым вакыт киткән.

«Эшнең катлаулылыгы шунда, күпләренең  бер нөсхәдә аклы-каралы фотосурәтләре генә сакланып калган, ягъни фотографиядән тыш, башка берни дә юк, - ди скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Артур Давыдов. - Менә Яков Николаевны алыйк. Ул кемнеңдер ире, кемнеңдер әтисе, бабасы булган. Сынны ясау өчен, без аның оныгы белән дә,  хатыны белән сөйләштек. Безгә нәкъ менә образны тудыру кирәк иде». 



Сыннар 9 Май алдыннан яңартылган Җиңү мәйданында куелачак. 

«Моннан тыш, бездә Хәтер китабы да ачылачак. Бу сугышлар, тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышы ветераннары турында мәгълүмат урнаштырылган павильон булачак», - ди Түбән Кама мэры Айдар Метшин.





Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар