ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
43 көн калды
Түбән Камада трамвай һәм автобус йөртүчеләр пенсия ташламаларына хокуклы
Җәмгыять
  • 17 Гыйнвар 2020 - 09:13
  • Караулар: 74
Пенсия фондының Түбән Кама идарәсендә шәһәр җирлегендә җәмәгать транспорты йөртүчеләргә берничә пенсия ташламасы бирелүе турында сөйләделәр, дип хәбәр итә НТР.

Җәмәгать транспорты йөртүчеләргә   аерым хезмәт шартларына бәйле рәвештә иминият пенсиясе вакытыннан алда билгеләнергә мөмкин. Бу категориягә  автобус, троллейбус, трамвай йөртүче булып, шәһәр пассажир маршрутларында даими рәвештә 20 елдан да ким эшләмәгән,  25 елдан да ким булмаган иминият стажына ия 55 яшькә җиткән ир-атлар, шулай ук даими шәһәр пассажир маршрутларында автобус, троллейбус, трамвай йөртүчеләр булып, кимендә 15 ел эшләгән һәм 20 ел иминият стажы булган хатын-кызлар керә.

«Быелдан  гамәлдә булган пенсия яшен арттыру әлеге категория хезмәткәрләргә кагылмады, - дип аңлатты Түбән Кама пенсия фонды җиткчесе Лариса Ламбина. - Пенсия алды яше җитү чикләре аларга вакытыннан алда пенсиягә кадәр 5 ел кала: машина йөртүче хатын-кызлар өчен  - 45 яшьтән, ә ир-атлар өчен 50 яшьтән билгеләнәчәк».

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*