ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
43 көн калды
Түбән Камада православие динен тотучылар Крещениегә әзерләнә
Җәмгыять
  • 15 Гыйнвар 2020 - 16:20
  • Караулар: 42
Түбән Камада православие динен тотучылар  Хач ману (Крещение) бәйрәменә әзерләнә. 

Дини ышанулар буенча, Иордан елгасында булган Чукындыручы Иоанн янына 30 яшьлек Гайсә Коткаручы килә һәм, бер гөнаһы булмаса да, үзен өч мәртәбә суга чумдырып, арулавын сорый. Иоанн гаҗәпләнә, ләкин Гайсәнең теләген үти. Судан чыккач, Гайсә Коткаручыга күгәрчен кыяфәтендә Изге Рух иңә һәм, күкләр ярылып, аваз ишетелә: «Син Минем Сөекле Улым, Синдә Минем Илтифатым !» (рус.Ты Сын Мой Возлюбленный; в Тебе Моё благоволение!) (Лука. 3: 21-22). Чумылдыру йоласы вакытында, беренче тапкыр, Аллаһ-Ата, Аллаһ-Ул, Аллаһ-Изге Рух өчесе бер вакытта үзләрен күрсәтәләр. Шуңа күрә, әлеге бәйрәмнең икенче исеме — «Аллаһының күренүе» ( Богоявление) дип атала. Арулану йоласын үтәгәннән соң, Гайсә Коткаручы, Изге Рухка ияреп, үзенең пәйгамбәрлек миссиясенә догалар уку һәм ач тору ярдәмендә әзерләнү өчен, 40 көнгә чүлгә китә.

Праздничная икона

Православие  динендәгеләрнең өч мәртәбә суга чумуы — аның тәне һәм җанының гөнаһлар өчен үлүен, ә судан чыгуы — Гайсә Коткаручы терелгән кебек, яңадан терелүен аңлата.

Түбән Кама муниципаль районының барлык чиркәүләрендә дә дини хезмәтләр узачак. Бәйрәм кич белән башлана һәм 19 гыйнвар иртәсендә Илаһи литургия белән дәвам итә. Түбән Каманың төп чиркәүләрендә бу көнне ике литургия – иртәнге алтылар тирәсендә һәм кичке сигездә узачак.

В храме Казанской иконы Божией Матери (Красный Ключ)

Чистай һәм Түбән Кама епискобы Игнатий Түбән Кама халкы белән шимбә көнне иртән шәһәр гыйбадәтханәсендә булачак, ә кичен Кама Аланына киләчәк.

Бу көнне чиркәүдә изгеләндерелгән су шифалы көчкә ия һәм ел буе бозылмый дип исәпләнелә, махсус уелган бәкедә су коену җан һәм тәнне шифаландыручы, гөнаһлардан азат итүче, кара көчләргә каршы торуны арттыру сихәтен бирүче дини йола санала.

При окунании в прорубь нижнекамцы используют специальные средства безопасности

Коену урыннары турында мәгълүматны без аерым биттә беркетәбез. Келәтле һәм Кушай авылларында да суга чуму өчен махсус урыннар билгеләнәчәк.


ГЫЙБАДӘТЛӘР РАСПИСАНИЕСЕ ҺӘМ КОЕНЫРГА, СУ АЛЫРГА МӨМКИН БУЛГАН УРЫННАР ИСЕМЛЕГЕ

 


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар