ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
43 көн калды
Бакчачылык объектларын ремонтлау чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр бүлеп бирелә
Җәмгыять
  • 14 Гыйнвар 2020 - 16:10
  • Караулар: 38
Республикада бакчачылык  объектларын ремонтлау  чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр бүлеп бирелә.

2019 елда республикага  83,6 млн  сум бүлеп бирелгән. Бакчачыларның 32,8 км суүткәргеч, 19,4 км юл, моннан тыш, электр  линияләрен ремонтлауга тотылган чыгымнары капланган, шулай ук 4 трансформатор сатып алынган.

Гаризалар бирүнең яңа этабы башланды. Моның өчен бакчачылык ширкәте рәисенә берничә документ җыярга кирәк. Бу устав, салымнар буенча бурычлар булмау турында белешмә, исәп-хисап счетындагы акча  турында белешмә, проект-смета документациясе, подрядчы белән килешү һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән килешү, шулай ук район башкарма комитетының капиталь төзелеш идарәсе яки бәйсез лицензияле оешманың эксперт бәяләмәсе. Шуны да   белү мөһим: документларның гамәлдә булу вакыты -  15 көн, шуңа күрә бу вакыт аралыгында аларны тиешле органга тапшырырга  кирәк.

Программада катнашырга теләгән бакчачылар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 нчы  йорт, 313 нче бүлмә. Телефон: 292-27-73.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар