ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
57 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
7 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
3 көн калды
Түбән Кама пенсионерлары компьютер курсларына языла ала
Җәмгыять
  • 14 Гыйнвар 2020 - 16:20
  • Караулар: 24
Түбән Камада компьютер нигезләренә өйрәнергә теләүче пенсионерлар өчен бушлай курслар ачыла. Өченче буын университетында оештырылачак курсларга  30 гыйнварга кадәр язылырга мөмкин.

"Төп бурыч -  студентларыбызның компьютердан  курку турында онытуы һәм аңа ияләнүе, - ди Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Тәгъзимә Садыйкова. - Без декабрьдә йөз кешене укытып чыгардык, ә бу юлы программа  ике тапкырга колачлырак булачак".

Дәресләр февраль уртасыннан  майга кадәр атнага бер-ике тапкыр узачак. Гаризалар Пенсия фонды бинасында көн саен 8.00 - 16.00 сәгатьләрдә  (Тынычлык пр., 60, 20 нче каб.) кабул ителә.  Элемтә өчен телефон: 45-48-91.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*