ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
57 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
7 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
3 көн калды
Түбән Кама пассажир автотранспорт предприятиесенең 54,5 млн сумлык бурычы шәһәр һәм республика бюджеты хисабына капланды
Җәмгыять
  • 14 Гыйнвар 2020 - 14:12
  • Караулар: 31

Түбән Кама пассажир автотранспорт предприятиесе шәһәр халкына даими транспорт хезмәте күрсәтү белән бәйле чыгымнарны финанслауга субсидия алды. Бу - шәһәрдә транспорт реформасы кысаларында үткәрелә торган чараларның берсе.

Татарстан җитәкчелеге һәм Түбән Кама хакимияте 2018-2019 елларда җыелган 54,5 млн сумлык бурычны каплады. Сумманың яртысы - җирле бюджет акчалары, калган яртысын республика бүлеп бирде.

«Пассажир йөртүче оешма алган субсидияләр, ә алар шактый кыска вакыт эчендә бирелде, предприятиегә үзенең финанс хәлен яхшыртырга һәм, нәтиҗәдә, күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренең сыйфатын үзгәртергә  ярдәм итәргә тиеш дип саныйбыз», - диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*