ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
57 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
7 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
3 көн калды
Түбән Камада суд приставлары хезмәте бинасында ремонт эшләре башланды
Җәмгыять
  • 14 Гыйнвар 2020 - 13:55
  • Караулар: 21
Айдар Метшин эшлекле киңәшмәдә Түбән Камада суд приставлары хезмәтен  камилләштерүгә керешүләре турында хәбәр итте. Республика ведомствосы белән берлектә эшләнгән сынау проекты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды.

«Хәзерге вакытта без элек Түбән Кама шәһәр суды урнашкан бинаны ремонтлауга керештек, - дип аңлатты шәһәр башлыгы. - Башкарылган реконструкциядән соң,  биредә безнең район суд приставлары хезмәтенең ике бүлеге урнашачак».

Айдар Метшин сүзләренә караганда, яңа бинада хезмәткәрләр өчен дә, халык өчен дә барлык  шартлар тудырылачак. Яңалыкларның берсе -  электрон чират кертү. Гомумән, проект заман таләпләренә туры килерлек рәвештә гамәлгә ашырылачак.

«Юл картасы» ның икенче юнәлеше – кадрлар туплау һәм аларның эш сыйфаты.  «Монда безгә Федераль суд приставлары хезмәтенең республика идарәсе белән уртак эшне көчәйтергә кирәк», - дип ассызыклады Айдар Метшин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*