ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
57 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
7 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
3 көн калды
"Без бергә" җирле оешмасы җитәкчесе илкүләм премиягә ия булды
Җәмгыять
  • 14 Гыйнвар 2020 - 09:18
  • Караулар: 27

Түбән Камада «Без бергә» оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Елена Мусаева «Будем жить!» («Яшәячәкбез!») илкүләм премиясенә лаек булды. Түбән Камада яшәүче ханым «Пациентның уникаль тарихы» номинациясендә җиңүгә иреште.

Бүләк табиб-онкологларга, пациентларга, медицина учреждениеләренә, онкологик авырулар проблемасына битараф булмаган һәм кеше гомерен коткаруга өлеш керткән җәмәгать эшлеклеләренә тапшырыла. Бүләкләү тантанасы 1 февраль көнне Мәскәү Кремлендә уза.

Яман шеш авыруыннан дәваланучыларга ярдәм һәм игътибар күрсәтү йөзеннән булдырылган оешма җитәкчесе Елена Мусаева үзе дә, әлеге авыру аркасында, берничә катлаулы операция кичергән һәм беренче группа инвалидлык алган. Тормышка мәхәббәтен, киләчәккә ышанычын югалтмау аңа әлеге игелекле эшкә тотынуга этәргеч биргән.

Оешма күп еллар дәвамында авыру кешеләрне берләштереп, аларда үз-үзләренә ышаныч тәрбияли, тирә-юньдәгеләрнең ярдәмен тою аларда терелүгә өмет уята.

Елена Мусаева - полиция майоры, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәре булып эшләгән. Авыру сәбәпле, эшеннән китәргә мәҗбүр булган ханым яраткан һөнәре белән хушлашу бик авыр булуын яшерми.

Тормыш сөючән, эчкерсез Елена ханым Яңа ел алдыннан хастаханәдә тикшеренү үткәндә, үзендә яман шешнең кабат кузгалуын белә. Хәзерге вакытта Елена Мусаева химиотерапия курсы уза. Шеш аның бавырына таралган, ашыгыч төстә операция кирәк. Операция зур сумма таләп итә. Шәһәрдәшебезгә булышу йөзеннән, Түбән Камада матди ярдәм җыю игълан ителде. 

 «Күп нәрсәгә өлгерәсе килә! Планнарым шулкадәр күп, аларның барысын да тормышка ашырырга хыялланам! Дәваланасы, алга таба да кешеләргә булышуны дәвам итәсе килә», - ди Елена Мусаева.

Реквизитлар:

Саклык банкы (Сбербанк) картасы - 6390 0262 9033 7477 90 (Мусаева Елена Растямовна). Телефон: 9172605583 (картага бәйләнгән);

ВТБ картасы- 4893 4704 3140 6609 (Мусаева Елена Растямовна).


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*