ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Раштуа көнне Түбән Камада гыйбадәтләр үтәчәк
Җәмгыять
  • 06 Гыйнвар 2020 - 15:40
  • Караулар: 57
7 гыйнварга каршы төндә Түбән Кама православие динендәгеләр Раштуа бәйрәмен каршылый.

Раштуа элек-электән иң якты һәм шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе буларак билгеләп үтелә: ул - бөтен христиан дөньясы өчен ышаныч, өмет, игелек билгесе. Гасырлардан килгән халык гореф-гадәтләре бүген аерым әһәмияткә ия, безнең көннәрдә дин җәмгыятьнең рухи нигезен ныгытуда зур роль уйный, кешеләр фикерен рухи кыйммәтләргә юнәлтә.

Раштуа -  христиан динен тотучылар өчен җиргә  җибәрелгән пәйгамбәр Гайсә Коткаручы туган көн. 

Бу бәйрәм чиркәү тарафыннан дүртенче гасырдан бирле билгеләп үтелә. Раштуа алдыннан христианнар 40 көн буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән генә туклана.

Уразаны тәмамлап,  православие динен тотучылар 7 гыйнварга  каршы төндә гыйбадәтханәләргә җыела. Сезнең игътибарга Түбән Камада бәйрәм төнендә үтәчәк гыйбадәтләр вакытын тәкъдим итәбез.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*