ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
43 көн калды
Кытай вәкилләре Сухрау авылының "Әниләр чишмәсе"ндә булды
Җәмгыять
  • 27 Декабрь 2019 - 10:39
  • Караулар: 76
Бу көннәрдә Түбән Каманың Кытай делегациясен кабул итүен язган идек. Кунаклар эшлекле очрашудан тыш, шәһәрнең күп кенә истәлекле урыннарында булдылар, "Гаилә" паркында чыршы мәйданчыгын ачуда катнаштылар. Моннан тыш, Кытай вәкилләре Сухрау авылына да бардылар. Биредә алар "Әниләр чишмәсе"н карады.




  Мэйшаньнан килгән кунакларга авыл җирлегендә Яңа ел каршылау традицияләрен тәкъдим иттеләр.  Җирле халык милли киемнәрдә кунакларны ипи-тоз белән каршы алды. 




Кунаклар "Әниләр чишмәсе"нең тарихы белән танышты, Түбән Камача итеп, коймак пешерү серләренә төшенде, самавырдан тәмле чәй эчте.



Шулай ук бу көнне делегация Болгар авылында  туган якны өйрәнү музеенда да булды.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар