ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
43 көн калды
Түбән Кама ТКХ предприятиесе директоры Татарстанда иң яхшы җитәкче буларак танылды
Җәмгыять
  • 26 Декабрь 2019 - 12:58
  • Караулар: 65
Татарстанда  "Ел җитәкчесе -2019" республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.  Түбән Каманың "ПЖКХ-17 " идарәче компаниясе директоры Мөнир Шәяхмәтов "Кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен" дипломына ия булды.

Казанның «Пирамида» үзәгендә узган  бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм премьер-министр Алексей Песошин катнашты. Быел конкурста 16 кеше лауреат булды. Алар барысы да Татарстан предприятиеләрендә хезмәт куя.



Уңышлар турында гына түгел, хәл итәсе бурычлар турында да фикер алышынды. 2020 елда якынча 50 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, «Безнең ишегалды»  программасы тормышка ашырылачак. Билгеле булганча, киләсе елда Түбән Камада 111 ишегалды төзекләндерүне планлаштыралар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*