ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
61 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
11 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
7 көн калды
26 Гыйнвар 2020
14:00 - 15:30
4 көн калды
Түбәнкамалыларны күргәзмәгә чакыралар
Җәмгыять
  • 09 Декабрь 2019 - 14:23
  • Караулар: 45

Казан шәһәренең  Габдулла Тукай әдәби музеенда татар шагыйренең автобиографик повесте язылуга 110 ел тулуга багышланган «Исемдә калганнар» дип исемләнгән күргәзмә ачылган. Бу хакта  шәһәр хакимияте рәсми порталында хәбәр ителә. 

 Экспозицияне Б.М. Әлмәнов исемендәге 3 нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының эшләре тәшкил итә. «Исемдә калганнар» дигән автобиографик повестьта Габдулла Тукай үзенең балачак елларын сурәтләгән. Әлеге әсәр классикның тормыш юлын өйрәнүнең кыйммәтле чыганагы һәм татар әдәбиятында автобиографик повесть жанрында беренче әсәр булып тора.

Яшь рәссамнар үз эшләрендә кечкенә Габдулла Тукайның балалык хис-тойгыларын җиткерәләр.

Күргәзмә 2020 елның 25  февраленә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*