ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
61 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
12 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
7 көн калды
26 Гыйнвар 2020
14:00 - 15:30
4 көн калды
Түбән Кама табибы 90 яшьлек юбилеен каршылый
Җәмгыять
  • 03 Декабрь 2019 - 10:42
  • Караулар: 33
Түбән Камада яшәүче Динә Курмашевага 90 яшь тулды. Аны котларга туганнары һәм якыннары янәшәсенә хакимият, социаль хезмәт күрсәтү вәкилләре килде.

Динә Миргасим кызы Минзәлә районы Колыш авылында туа. Сугыш елларында Казанда дары заводында эшли. Ул «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Аннан соң Казан медицина институтын тәмамлый, Түбән Камада  район үзәк күп профильле хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә табиб булып эшли. Табиблык эшенә  Динә Курмашева 40 елдан артык гомерен багышлый.
 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*