ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
61 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
12 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
7 көн калды
26 Гыйнвар 2020
14:00 - 15:30
4 көн калды
Түбән Камада меңгә якын үзбәк үз республикасы депутатлары өчен тавыш бирә алачак
Җәмгыять
  • 02 Декабрь 2019 - 15:20
  • Караулар: 27

22 декабрьдә Үзбәкстанда закон чыгару палатасына депутатлар сайлау булачак. Түбән Камада яшәүче үзбәкләргә читтән торып тавыш бирү мөмкинлеге тудырылачак.

“Татарстанда сайлау участогы оештырыла, - дип аңлатты Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина. - Закон буенча вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге бар, шуңа күрә сайлау комиссиясе әгъзалары, Үзбәкстан гражданнары тавыш бирүдә катнаша алсын өчен, республика шәһәрләре буенча узачак. Түбән Кама территориясендә барлыгы 1000 гә якын Үзбәкстан гражданы яши. Алар төрле тармакларда, шул исәптән төзелештә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли”.

Тавыш бирүнең төгәл датасын Түбән Камада соңрак хәбәр итәчәкләр. Сайлауларда катнашу өчен, Түбән Камада вакытлыча яшәүче Үзбәкстан гражданнарына 4 декабрьгә кадәр Халыклар дуслыгы йортына паспорт белән килергә кирәк.

Эш вакыты - 8.00 -17.00 сәгатьләрдә.

Өстәмә мәгълүматны 42-05-35 телефоны буенча белешеп була.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*