ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
61 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
12 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
7 көн калды
26 Гыйнвар 2020
14:00 - 15:30
4 көн калды
Түбән Камада яңа мәчетнең нигез ташы салынды
Җәмгыять
  • 02 Декабрь 2019 - 15:36
  • Караулар: 51
Түбән Каманың 35а  микрорайонында төзеләчәк яңа  мәчеткә нигез ташы салу тантанасы узды. Чарада  Татарстанның Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм шәһәр мэры урынбасары Эльвира Долотказина, Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов,  республиканың төрле районнарыннан имам-мөхтәсибләр, шулай ук күп санда мөселманнар катнашты.

"Түбәнкамалыларның уртак тырышлыгы белән салынучы яңа мәчет мөһим рухи агарту үзәге, Ислам хакыйкатен һәм кыйммәтен алга этәрү чыганагы, безнең җирлек мөселманнарының дини һәм мәдәни тормышы туплану урыны булырга тиеш, - диде Эльвира Долотказина. – Ул кешеләрне, бигрәк тә яшьләрне, тарихи һәм дини традицияләргә тартуга, җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итәчәк".



15 ел дәвамында микрорайонда эшләп килүче мәчет дүрт бүлмәле фатирда урнашкан һәм ул бирегә  йөрергә теләүчеләрнең барысын да сыйдыра алмый иде. "Биредә мәчет төзергә кирәклеге турындагы фикер күптән туды, чөнки бу мәхәллә барлык теләүчеләрне дә сыйдыра алмый, - ди Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих Хәзрәт Ибраһимов. - Биредә бик күп яшь гаиләләр, шулай ук мәчеткә йөрергә теләгән өлкән кешеләр яши; һәм менә уртак тырышлык белән без бу эшне башлап җибәрдек".



Имам-мөхтәсиб сүзләренә караганда, хәзер муниципаль районда берьюлы өч мәчет төзелә. 35а микрорайонындагы мәчет үзенең архитектурасы ягыннан башкаларыннан аерылып торачак.  Аның тирә-ягы коймасыз, һәркем өчен ачык булачак,  биредә парк, ял итү зоналары урнашачак, бина баскычсыз, ягъни физик мөмкинлекләре чикле кешеләр  керү өчен дә җайлаштырылган булачак.

"Проект уникаль, - ди Рөстәм хәзрәт. - Мәчетләр бертөрле булырга тиеш түгел, ә  яңа гыйбадәт йортының тышкы күренеше,  проектыннан күренгәнчә, яхшы тәэсир калдыра".



Хакимият бүлеп биргән урында яңа мәчет төзелеше башланды, төзелеш халыктан җыелган акча хисабына башкарыла. Яз көне эшне тагын да тизләтү өчен, каты салкыннар башланганчы, 321 субай сугып  калдыру  планлаштырыла. Салих хәзрәт Түбән Камада  "Һәр гаиләдән – бер субай" акциясе башлану турында да игълан итте. Төзелешне тәмамлау өчен (проект буенча срогы – 2022 елның мае) якынча 80 млн сум кирәк. Бүгенге көндә 7 млн  сумга якын акча җыелган.
».
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*