ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
Түбән Камага "ВЭБ.РФ" дәүләт корпорациясе вәкилләре килде
Җәмгыять
  • 02 Декабрь 2019 - 10:45
  • Караулар: 51
Түбән Камада эш визиты белән "ВЭБ.РФ"  дәүләт үсеш корпорациясе вәкилләре Александр Кондрашов һәм Андрей Ли булып киттеләр. Очрашуда  җәмәгать транспорты хәрәкәтен камилләштерү проекты тәкъдим ителде.



Комплекслы эш стратегиясенә бердәм оператор булдыру, транспорт эше өчен түләүгә күчү ("брутто-контрактлар"), маршрут челтәрен уңайлы итү, күчмә составны һәм инфраструктураны модернизацияләү ( яңа трамвай тармагын төзүне дә кертеп) керә.



Билгеле булганча, Түбән Камада 2018 елның уртасыннан транспорт реформасы үткәрелә башлады. Реформа  транспорт маршруты челтәрен, билет сәясәтен капиталь тикшерүне, пассажирлар агымын анализлауны,  юл хәрәкәтен оештыруны күздә тота. Эшләрне 2020 елда тәмамларга планлаштыралар.
 


Хәзер халык арасында  сораштыру башланды, анда теләге булган һәр кеше шәһәрдә җәмәгать транспорты системасы буенча фикерләрен белдерә ала.  Тәкъдимнәрне  nk.transport@yandex.ru электрон почтасы аша да җибәрергә мөмкин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*