ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
Бүген - Айдар Метшинның район башлыгы итеп сайлануына 13 ел
Җәмгыять
  • 02 Декабрь 2019 - 07:50
  • Караулар: 15
Бүген Айдар Метшин өчен истәлекле көн - нәкъ 13 ел элек ул бу көнне Түбән Кама муниципаль районы башлыгы итеп сайланды. Үткәннәргә әйләнеп карасак, Айдар Метшин идарә итә башлаганнан бирле, Түбән Кама күп кенә уңай үзгәрешләр кичерде, биредә яңа проектлар тормышка ашырылды. Без әлеге материалда Айдар Метшин эшчәнлегенә бәйле мөһим фактларга күзәтү ясарга булдык.

2006 ел

2 декабрьдә Түбән Кама муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча муниципаль район башлыгы итеп район Советы депутаты Айдар Метшин сайлана. Ул вакытта ул Түбән Кама нефть эшкәртү заводының административ директоры булып эшли. Соңрак предприятие «Танеко» исеме астында илкүләм танылу ала.



2007 ел

Көзен суны тирәнтен чистарту станциясе ачыла. Төзелеш ун елга якын бара, станцияне ачу тантанасында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Иванов, ТР Беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм башка кунаклар катнаша. Хәзер Түбән Камада суны Мәскәүдә эшләнгән заманча технология буенча чистарталар. Станция 8,5 гектар мәйданны били, анда 26 корпус урнашкан, җир астыннан 35 километр озынлыктагы төрле диаметрдагы торбалар салынган.



2008 ел

Шәһәрдә атмосфера һавасы пычрануны тикшереп тору буенча беренче стационар постлар булдырыла. Химиклар урамының 16 нчы йортында микрорайонның беренче иҗтимагый үзәге ачыла. Үзәктә хокук тәртибен саклау хезмәте, җирле үзидарә рәисенең эш кабинеты, конференцияләр залы урнаша.



2009 ел

Шинчылар проспектында яңа учреждениеләр төзелә. Салым инспекциясе бинасы ачыла.




2010 ел

«Каршылыкларсыз Түбән Кама» муниципаль программасы эшенә старт бирелә. Биналарда пандуслар куела, түбән идәнле трамвайлар кайтартыла. Шул ук елны Түбән Кама «Электрон сәламәтлек саклау» программасын гамәлгә кертү буенча сынау мәйданчыгы буларак сайлап алына.



2011 ел

Февраль аенда «Патриот» хәрби-патриотик әзерлек үзәге, Нефтехимиклар паркы ачыла. Владимир Путин Айдар Метшинга Түбән Каманың «Россиянең иң төзек шәһәр җирлеге» конкурсында җиңүе өчен беренче дәрәҗә диплом тапшыра.




2012 ел

Түбән Камада чираттагы иҗтимагый киңлек – «Кояшлы алан» гаилә ялы һәм спорт паркы ачыла. Хәзер спортның актив төрләре белән шөгыльләнү өчен мондый универсаль мәйданчыкларны бөтен Татарстанда төзиләр.



2013 ел

Шәһәрнең Тынычлык проспекты төзекләндерелә. Түбәнкамалылар Шәһәр көнен танымаслык булып үзгәргән проспектта билгеләп үтә.



2014 ел

Түбән Камада тагын бер социаль әһәмияткә ия үзәк – күпфункцияле үзәк ачыла.



2015 ел

Август аенда 2 нче сырхауханәнең яңа бинасы файдалануга тапшырыла. Моннан тыш, республикада иҗтимагый киңлекләрне яңарту программасын эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә Түбән Камада Тукай исемендәге уку һәм ял паркы ачыла. Янәшәдәге китапханә дә заманча төзекләндерелә.



2016 ел

Шәһәрнең 50 еллыгына Кама яр буе төзекләндерелә, «Гаилә» паркы үз ишекләрен ача.



2017 ел

РФ Хөкүмәтендә Түбән Камага АСИҮТ статусын бирү турындагы документ имзалана, бу безнең территориядә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүдә яңа этап булып тора. Шул ук елны «Ковер» яшьләр инициатива үзәге ачыла.



2018  ел

Мәгариф системасы өчен әһәмиятле вакыйга - «Норма 36» мәктәбе ачыла. Сүбәләк трассасында юл ремонтлана башлый. Кама Аланында «Аквамарин» бассейны төзелә.



2019 ел

Ел әле тәмамланмаган, шулай да кайбер нәтиҗәләрне санап үтик. Быел Түбән Каманың яңа микрорайонында «Тема 37» мәктәбе һәм «Күчтәнәч» балалар бакчасы төзелде, тиздән театр сөючеләр яңартылган заманча бинада спектакльләр карау мөмкинлегенә ия булачак. Елның тагын бер истә калырлык вакыйгасы – Түбән Камага Чистай ягыннан керү юлы ремонтлану.



Тормыш дәвам итә, Түбән Кама да  заман белән бергә атлый. Әлбәттә, ирешелгәннәр чик түгел, алда яңа үрләр, яңа максатлар көтә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*