ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
Ташламалы бәяләр турында белдерүләргә ышанып, алдакчылар тозагына эләкмәгез
Җәмгыять
  • 28 Ноябрь 2019 - 10:15
  • Караулар: 23

Россиядә Яңа ел алдыннан товарларның бәяләрен төшереп сату акциясе башланды. Халык арасында «чёрная пятница» дип йөртелүче әлеге акция уңаеннан Роскомнадзор сатып алучылар өчен үз киңәшләрен бирә.

Нәкъ шушы чорда интернетта мошенниклар да активлаша: аларның төп максаты - кулланучыларның шәхси мәгълүматларын (ФИО, телефон номеры, почта адресы, банк реквизитлары) кулга төшерү.

Үз-үзеңне бу төр караклардан ничек сакларга? Иң элек үзегез турында мәгълүматлар керткәнче, ресурсның чынлыгына инаныгыз. Адрес юлында сайтның исеме язылышына игътибар итегез, әгәр анда төрле символлар яки хәрефләр бар һәм ул брендның оригиналь атамасына туры килми икән, мөгаен, бу – ялган сайт.

Әлеге кибет турында җәмәгатьчелек фикерен (отзывлар) укыгыз. Яндекс яки Google аша да мәгълүмат тупларга мөмкин.

Начар эшләүче сайтлар да шикле. Кибетләрнең рәсми сайтлары һәрвакыт тиз ачыла һәм төгәл эшли.

Социаль челтәрләрдә һәм форумнарда ташламалар һәм акцияләр турында белдерү күрсәгез, ашыгып, сылтамага басмагыз (хәтта мондый мәгълүмат сезнең танышларыгыз битләрендә урнаштырылган булса да).

Барлык шартларны да игътибар белән өйрәнегез. Шәхси мәгълүматларны саклау һәм эшкәртү шартларын укыгыз. Вак хәрефләр белән язылган мәгълүматны да игътибардан читтә калдырмагыз.

 

 

 

 

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*