ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
Түбән Камада Советлар Союзы Герое Иван Болодуринны искә алачаклар
Җәмгыять
  • 28 Ноябрь 2019 - 09:05
  • Караулар: 21

Тантаналы митинг 9 декабрь көнне 12:00 сәгатьтә Түбән Каманың Химиклар проспекты 16г йорты янында уза. Йорт стенасына мөхтәрәм якташыбыз хөрмәтенә мемориаль такта да урнаштырылган.

Иван Болодурин 1905 елның 19 гыйнварында (1 февралендә) Түбән Кама районының Иске Чишмә авылында туа. Ул 1943 елда фронтка җибәрелә. Анда Иван Болодурин Үзәк фронтның 234 нче гвардия укчы полкы пулемет отделениесе командиры итеп билгеләнә. Шул ук елның 28 сентябрендә Иван Болодурин һәм тагын сигез солдат Белоруссиянең Брагинск районында Днепр елгасын кичкән. Алар немецлар траншеясына бәреп кереп, танкка каршы корал һәм пулемет кулга төшергәннәр, бер ротага якын дошман контратакасын кире кайтарганнар. Геройлар ярдәме белән 234 нче гвардия полкы Днепр елгасын кичә алган.

Иван Болодурин 29 сентябрьдә сугыш кырында һәлак була, Украинаның Мысы авылында туганнар каберлегендә җирләнә.

Митинг «Минем шәһәрем урамнары» муниципаль проекты кысаларында уза.

Аннан соң "VELIKI" паркында «Урам бәйрәме» үткәрелә. Программада: концерт, китап күргәзмәсе, ачык һавада музей, сату ярминкәсе, мастер-класслар, фотозона һәм уеннар.

Белешү өчен телефон: 8-917-905-07-83.

 

 

 

 

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*