ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
Түбән Камада ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 628 бала яши
Җәмгыять
  • 25 Ноябрь 2019 - 14:08
  • Караулар: 46
Бүген җитәкчеләрнең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары  Айдар Фәретдинов  район җирлегендә әти-әнисез калган балалар проблемасын күтәрде.

2019 елда шундый 59 бала исәпкә куелган. «Әти-әнисе исән булган социаль ятим балалар – 45 кеше, бу 80 процент чамасы тәшкил итә», - ди Айдар Фәретдинов.

Айдар Фәретдинов Түбән Камада тууга ук әниләре баш тарткан балалар саны артуын  хәбәр итте (12 бала, узган ел белән чагыштырганда дүрткә күбрәк). Балалардан баш тартуның сәбәпләре -  гаиләдә хыянәт, алкоголь, наркотикларга бәйлелек, психик тайпылышлар һ. б. 

«Ятим балаларны гаиләләргә урнаштыру -  безнең эштә өстенлекле максат, - ди җитәкче. - 27 бала туганнары карамагына, 10 бала тәрбиягә алынды, 8 бала уллыкка бирелде». Шул ук вакытта балалар йортына бирү урынына гаиләләргә тапшырылучы балалар саны арту  күзәтелә (2017 елда – 15 бала, 2018 елда -10 бала, 2019 елда -7 бала).

Тулаем алганда, опека һәм попечительлек бүлегендә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 628 бала исәптә тора. Аларның 244е уллыкка алынган, 267се -  туганнарында, 74е  -  тәрбиягә бала алган гаиләләрдә, 30ы   балалар йортында яши, 13е көллиятләрдә  укый.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*