ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
9 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
4 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
1 көн калды
Башкаланы узып киттеләр: түбәнкамалылар шәһәрдә спорт һәм ял инфраструктурасын югары бәяләделәр
Җәмгыять
  • 19 Ноябрь 2019 - 16:30
  • Караулар: 22

Түбән Кама ял һәм спорт белән шөгыльләнү өчен инфраструктура мөмкинлеге буенча Россиянең 50 шәһәренә керде. Domofond.ru порталы чираттагы рейтинг әзерләде.

Аналитиклар Россиянең 200 шәһәрендә яшәүчеләргә «Минем районда спорт һәм ял итү өчен урын җитәрлек, кафе, спорт мәйданчыклары һәм башка бик күп нәрсәләр бар» дигән раслауга шкала буенча бердән унга кадәр балл бәя бирергә тәкъдим итте. Сораштыруда 90 меңнән артык кеше катнашты.

Тикшерү нәтиҗәсендә, Әлмәтне бер балга алга җибәреп, Түбән Кама 21нче урында урнашкан. Яр Чаллыга шәһәр халкы 30 нчы урынны биргән, Казанны 36 нчы урынга урнаштырганнар.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада 40 универсаль спорт мәйданчыгы эшли. Быел 4 се - 15, 16, 19, 20 мәктәпләрдә файдалануга тапшырылган. Гомумән алганда, шәһәрдә һәм районда 30 дан артык спорт төре үсеш ала, 12 спорт мәктәбе эшли, аларның 2 се - олимпия резервы, сигезе-бюджетныкы.

Киләсе елда Түбән Кама ябык футбол манежларын төзү буенча яңа республика программасында катнашачак. Спорт корылмасы «Нефтехимик» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе территориясендә барлыкка киләчәк.

Шәһәр микрорайоннарында спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга аерым игътибар. Яшәү урыны буенча 30 тренер-укытучы эшли. Шулай ук түбәнкамалыларның җәмәгать киңлекләрендә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә бар: Гаилә паркында, Кояшлы аланда, Нефтехимиклар паркында,Велики паркында, монда актив ял итү өчен мәйданчыклар бар.

Моннан тыш, узган ел Кама Аланында «Аквамарин» бассейны төзелеше тәмамланды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*