ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
9 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
4 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2020-2021: Түбән Камада дамбаны реконструкцияләүгә 1 млрд сумга якын акча бүлеп биреләчәк
Җәмгыять
  • 18 Ноябрь 2019 - 14:44
  • Караулар: 46

Түбән Камада күптән көтелгән дамбаны реконструкцияләүгә инде киләсе елда ук керешәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгы. Эшләрнең беренче этабы ике еллык контракт кысаларында республика бюджеты хисабына 66,6 млн. сумга башланачак.

Хәзер яр ныгыту корылмасының авария хәлендә булуы халык өчен куркыныч тудыра. Язгы ташу чорында су басу зонасына 500 гә якын кеше булган 3 торак пункт, 3 балалар сәламәтләндерү лагере, бакча участоклары һәм 100 дән артык инженерлык инфраструктурасы объекты керә. 2107 метр озынлыктагы дамбаны реконструкцияләү проекты терәк стена, монолит тимер-бетон бүрек борысын, авыш беркетмәне урнаштыруны күздә тота. Яр буе полосасын саклау өчен вак таштан төбен ныгыту каралган.

Су ресурслары федераль агентлыгында бюджет проектларын яклау нәтиҗәләре буенча чара 2020-2021 елларда гамәлгә ашырылырга тәкъдим ителде. Объектның бәясе 900,8 млн сум тәшкил итте: 2020 ел – 66,6 млн сум (ТР бюджеты); 2021 ел – 834,2 млн сум, шул исәптән федераль бюджеттан – 483,8 млн сум, ТР бюджетыннан – 350,4 млн сум.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*