ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
9 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
4 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
Контрольдә: Түбән Камада коммуналь хезмәтләр канализация коеларына инвентаризация үткәрә
Җәмгыять
  • 18 Ноябрь 2019 - 10:23
  • Караулар: 215

Коммуналь хезмәтләр Түбән Камада канализация коеларына өстәмә инвентаризация үткәрә. Чараларга Айдар Метшинга Гомумроссия халык фронты активистлары мөрәҗәгать иткәннән соң керешелде.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, үз мониторингы кысаларында Гомумроссия халык фронты активистлары Түбән Камада 34 проблемалы участокны ачыклаган. Шуннан соң әлеге нокталарны өстәмә тикшерү турында карар кабул ителде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мониторинг буенча эш даими рәвештә балансында коелар һәм люклар булган махсуслаштырылган оешмалар тарафыннан һәм ТКХ хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла. Мәсьәлә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин контролендә.

Әмма люк капкачлары регуляр рәвештә юкка чыга – вандаллар аларны сүтәләр һәм металл кабул итү пунктларына тапшыралар. Өстәмә тикшерүдән соң, чыннан да, куркыныч урыннар ачыкланды, коеларның бер өлеше ябылды, кайбер урыннарда вакытлыча чаралар кулланыла (мәсәлән, Шинчылар проспекты буйлап, анда 2020 елда масштаблы капиталь төзекләндерү, шул исәптән яңгыр сулары агынтыларын һәм коеларны төзекләндерү булачак).

Коеларны тиешле хәлдә тотмау фактларын ачыклау эше дәвам ителәчәк. Без шәһәрлеләрне уяу булырга һәм, ачык люклар табылган очракта, кичекмәстән «Ачык Түбән Кама» системасына 40-07-20 номеры буенча шалтыратырга яки сылтама буенча мөрәҗәгать итәргә чакырабыз.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*