ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
9 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
4 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
Түбәнкамалыларны Фатих Кәримгә һәйкәл проектын әзерләү бәйгесендә катнашырга чакыралар
Җәмгыять
  • 21 Ноябрь 2019 - 12:19
  • Караулар: 31

Конкурста иҗади берлек әгъзалары булган скульпторлар, рәссамнар, дизайнерлар, архитекторлар катнаша ала.  Бәйге 2020 елның 5 февраленә кадәр дәвам итә.

Катнашырга теләк белдерүчеләргә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенә 2019 елның 11 ноябреннән 2020 елның 15 гыйнварына кадәр эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адрес:  Казан шәһ., Пушкин ур., 66/33, 113, 115 нче кабинетлар.

Кәримов Фатих Әхмәтвәли улы (Фатих Кәрим) 1908 елның 27 декабрендә Башкортостан Республикасының Ает авылында туа. Шунда ук башлангыч белем ала, 1922 елда Бәләбәй педагогика техникумына укырга керә. Аннары ул Казан җир төзелеше техникумында укый. 1928 елдан бирле басылып килә. Беренче шигырьләр җыентыгы 1931 елда дөнья күрә. Бөек Ватан сугышында катнашкан, фронтта һәлак булган. Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәрендә туганнар каберлегендә җирләнгән.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*