Түбән Каманың “Балкыш” социаль приюты карамагандагы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Бала белән аралашу. Ничек?” тренингы үткәрелде.
Дәрестә ата-аналар балалар белән дөрес аралашу, аларга булышу серләрен өйрәнде. Тренингка йомгак ясап, педагог-психолог В. Шәрифуллина барлык катнашучылар да биремне үтәде һәм бер-берсен яхшырак аңлый башлады, дип нәтиҗә ясады.