ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
Республиканың беренче затлары, туганнары һәм хезмәттәшләре Түбән Камада Лемаевны искә алу кичәсенә җыелды
Җәмгыять
  • 13 Ноябрь 2019 - 14:49
  • Караулар: 46

Николай Лемаевның тууына 90 ел тулуны билгеләп үтү кысаларында Түбән Каманың Халык иҗаты йортында зур тантана узды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Николай Лемаевның кызлары һәм оныклары, җәмәгатьчелек катнашты. Тантана Николай Лемаев белән эшләгән, аралашкан йөзләгән кешене берләштерде. Кичәне РСФСРның атказанган артисты Ангелина Вовк һәм Түбән Каманың танылган җырчысы Әмир Әхмәдишин алып барды.


Кичәне Рөстәм Миңнеханов ачты, ТР Президенты Лемаевның Татарстанны яңа дәрәҗәгә күтәрүче шәхес булуын билгеләп үтте. “Бу проект дүрт тапкыр туктатылып торды, ләкин нәкъ менә Николай Васильевич аның перспективалыгын раслый алды. «Нижнекамскнефтехим» белән ул 22 ел идарә итте, аның җитәкчелегендә уникаль проектлар гамәлгә кертелде, хезмәт династияләре һәм традицияләр формалаштырылды. Бу - зур масштабтагы кеше иде”.

“Түбән Кама биографиясен искиткеч кешеләр – Илдус Харис улы Садыйков, Евгений Никифорович Королев, Николай Васильевич Лемаев булдырдылар, - дип беренче төзүчеләрне атап узды Айдар Метшин. - «Нижнекамскнефтехим»га нигез салучы производствоны яхшы белеп кенә калмыйча, шәһәр, кешеләр өчен дә җан атты. Ул Түбән Каманың нинди булырга тиешлеген алдан ук бик яхшы күз алдына китергән”.


Кичәдә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән видеоязма да күрсәтелде. Ул кайчандыр Лемаев белән бергә Малайзиягә сәфәре турындагы хатирәләре белән уртаклашты. “Аның кашлары бик куе, төрле якка карап тора иде – әйтергә кирәк, бик шәп кашлар иде, - дип искә төшерде Минтимер Шәрипович. - Минем кашларым да сирәк түгел, әмма аныкыннан күпкә калыша. Без Куала-Лумпур сәүдә-сәнәгать палатасына килгәч, палата рәисе, Кытай кешесе, безгә ничек эшләүләре турында сөйләде. Без Николай Васильевич белән кызыксындырган сорауларыбызны бирә башладык. Кытайлы сабыр гына аңлатты, сорауларга җавап бирде һәм кинәт: "Әфәнделәр, сезгә нигә бездә укырга? Сез үзегез дә бик акыллы бит!”- дип куйды. Кытайлылар фикеренчә, мондый киң кашлы кешеләр киңәшләргә мохтаҗ түгел икән”.

 

Тантаналы кичәдә Николай Лемаев турында бик җылы сүзләр белән искә алынды, хезмәттәшләре аның, беренче чиратта, кешелекле һәм игелекле җитәкче булуын ассызыклады. Беренче йортлар, беренче сквер, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният үзәкләре – ул чорда шәһәрдә әлеге кеше катнашыннан башка төзелгән бер генә объект та булмагандыр, мөгаен.


 

"Бүген бик дулкынландыргыч көн, - дип кичерешләре белән уртаклашты Николай Лемаевның кызы Татьяна Кондратьева. - Әтинең эше яши һәм чәчәк ата. Мин Түбән Камада яшәүчеләргә бу истәлек өчен рәхмәтлемен”.

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*