ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
2020 елгы җанисәптә нинди сораулар биреләчәге билгеле булды
Җәмгыять
  • 13 Ноябрь 2019 - 14:02
  • Караулар: 37
2020 елның октябрендә Түбән Кама Бөтенроссия халык санын алуга кушылачак. Быел җанисәптә Дәүләт хезмәтләре порталы аша да катнашып булачак.

Хөкүмәт исәпкә алу битләре бланкларының формаларын раслады. Илдә даими яшәүчеләр 30 сорауга җавап бирергә тиеш булачак: яше, җенесе, туу урыны, гаилә хәле һ.б.  Илдә вакытлыча теркәлгән  чит ил кешеләре 7 сорауга, шул исәптән Россиягә килү максатлары турындагы сорауга гына җавап бирәчәк.

Халыктан рус һәм башка телләрне белүен, бу телләрне көндәлек тормышта  куллануы белән дә кызыксыначаклар. Бу мәгълүмат белем бирү программаларының нәтиҗәлелеген, милли мәктәпләргә ихтыяҗ дәрәҗәсен бәяләргә, шулай ук мәдәни инициативаларга ярдәм итүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Исәпкә алу кәгазендә керем күләме турындагы сорау юк. Эш бирүчене атау да таләп ителми. Белгечләрне керем чыганагы гына кызыксындыра.

Мәгариф турындагы өлешкә дә үзгәрешләр кертелгән. Анда «Мәктәпкәчә белем бирү» графасы барлыкка килгән, ә «Урта белем» графасы «Квалификацияле эшче, хезмәткәр» һәм «Урта буын белгече»нә бүленгән. Югары белем  «Бакалавриат», «Белгеч»,  «Магистратура» графаларыннан тора.

Игътибар! Исәпкә алучыларның махсус киеме һәм паспорт белән расланучы таныклыгы булырга тиеш. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*