ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
9 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
4 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
1 көн калды
Түбән Кама көллиятләрен тәмамлаучыларны кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренә эшкә урнаштырачаклар
Җәмгыять
  • 11 Ноябрь 2019 - 13:55
  • Караулар: 51
Түбән Камада кадрлар буенча координация советының чираттагы киңәшмәсе узды. Тулырак мәгълүмат -  «БИЗНЕС Online» материалында.

Структураның эшен Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы урынбасары Радмир Беляев җайга сала, совет составына Түбән Кама предприятиеләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр, компанияләрнең кадрлар хезмәте җитәкчеләре, шәһәрнең уку йортлары директорлары керә.

Очрашуда  катнашучылар җитештерүчеләрнең күптән түгел  уку йортларында узган экскурсияләре турында фикер алыштылар. Көллият һәм югары уку йортлары вәкилләре исә, үз чиратында,  бизнес мәйданчыкларында булдылар.

Хәзер совет кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренә кирәкле белгечләр исемлеген формалаштыра һәм Түбән Каманың кайсы уку йортында нинди белгеч әзерләнүенә карап, төркемнәргә бүлә.

Политехника көллияте вәкилләре, мәсәлән, «Камаизоляция», «Преттль-НК», «ОНХ-холдинг», «Микрофибра» һ.б.  предприятиеләр белән кызыксынды. 2020 елда көллият ихтыяҗ зур булган белгечлекләрнең берсе буенча 41 студентны укытып чыгарачак. Алар әлеге предприятиеләргә эшкә урнаша алачак. «Бу яшьләр Түбән Камада үсеш перспективалары барлыгын белсен һәм башка шәһәрләргә китмәскә кирәклеген аңласын өчен эшләнә», - дип аңлатты вазгыятьне Радмир Беляев.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*