ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
9 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
4 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
Айдар Метшин Түбән Камада транспорт реформасына әзерлек эше турында сөйләде
Җәмгыять
  • 11 Ноябрь 2019 - 10:25
  • Караулар: 31
Түбән Каманың яңа төзелешләренә ачылган  маршрутның   ПАТП-1 өчен табышлы булмавы ачыкланган:  бер ай эчендә гомуми зыян 2,3 млн сум тәшкил иткән. Җитәкчеләрнең узган атна йомгаклары буенча эшлекле киңәшмәсендә  Айдар Метшин шул фактны җиткерде.

"Бер ай эчендә 51 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән, уртача алганда,  бер әйләнеш рейска 37 пассажир туры килгән, - диде Түбән Кама мэры. - Маршрут буенча пассажир йөртүченең гомуми чыгымнары 3,4 млн сум тәшкил иткән,  керем -  бер млн сумнан аз гына артык. Зыян -  2,3 млн сум, күрүебезчә, биредә икътисад мәсьәләсе объектив булырга тиеш, шуңа күрә шәһәр пассажир транспорты эше системасын, гомумән алганда, нәтиҗәле, икътисадый нигезләнгән һәм халык өчен үтемле итеп төзергә кирәк".

Айдар Метшин транспорт реформасының ике елга якын дәвам итәчәген искәртте. Хәзерге вакытта Санкт-Петербург фәнни-тикшеренү институты маршрут челтәренең өч вариантын формалаштырып, шәһәрнең транспорт моделен булдыра. Аларның берсен сайлаганнан соң,  пассажирларны даими йөртү хокукына ия булу һәм диспетчерлык үзәген булдыру буенча ачык конкурс узачак.

"Бу мәсьәлә, чыннан да, гади түгел, безгә бу уңайдан  халыкның канәгатьсезлеге аңлашыла, - дип билгеләп үтте Айдар Метшин. - Кызганычка каршы, моңа кадәр шәһәрдә эшләгән (ә кайчандыр ул үз-үзен тәэмин итә торган булган) транспорт хәрәкәте моделе тамырдан үзгәрешләр таләп итә".

Түбән Кама мэры шулай ук  кадрлар билгеләнешен дә әйтеп үтте: башкарма комитетның кътисадый фаразлау, транспорт һәм элемтә бүлеге җитәкчесе урынбасары итеп,  Ленар Зарипов билгеләнде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*