ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
Егерме ел көткәннәр: Түбән Каманың Елантау авылында елга аша яңа күпер салынды
Җәмгыять
  • 11 Ноябрь 2019 - 09:06
  • Караулар: 39
Түбән Кама районының Елантау авылында Чишмә елгасы аша яңа күпер ачылды. Бу вакыйганы халык 20 елдан артык көткән, дип яза «Реальное время».

Күперне ачу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «ТАИФ» генераль директоры урынбасары Руслан Гыйззәтуллин, авыл җирлеге башлыгы Раиф Гайнетдинов, «Түбән Кама ТЭЦ (ПТК-1)» директоры Сергей Олюнин һәм Төркиянең  ЕНКА  компаниясе вәкилләре катнашты.
Ждали 20 лет: в Нижнекамском районе построили пластиковый понтонный мост через Шешму

Елантау авылында бүгенге көндә  710 кеше яши. Алар әлеге күпер төзелешен озак еллар көткәннәр. Барлык социаль объектлар  -  мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, авыл советы бинасы елганың аръягында урнашкан булганга,  авыл халкына әйләнгеч юл аша  3,5 чакрым үтеп йөрергә кирәк булган.

Ждали 20 лет: в Нижнекамском районе построили пластиковый понтонный мост через Шешму

"Без Чишмә  аша тимер күпер салган идек, әмма ул шактый куркыныч булып,  еш кына фаҗигагә сәбәпче булды: кешеләр елгага егылып төшә иде. Яңа күпер түбән һәм нык, култыксалары да бар.  Көчле җилгә дә чыдам.  Елга аша күпер салу- бик игелекле эш. Халык бик канәгать", - ди авыл җирлеге башлыгы Раиф Гайнетдинов.

"Күпер салуда башлап йөрүче кеше - Руслан Гыйззәтуллин. Сайлау алды кампаниясе вакытында  ул авыл халкы белән очрашып фикер алышты. Тормыш сыйфатын яхшыртуда гамәли адымнар ясалды. Бу проблеманы депутатыбызның әле беренче чакырылыш башында ук хәл итүе куанычлы. Күпер Елантауның сул як өлешендә яшәүчеләргә төп социаль объектлар урнашкан уң як ярга чыгарга мөмкинлек бирә", - дип белдерде үз чыгышында  Айдар Метшин.
Ждали 20 лет: в Нижнекамском районе построили пластиковый понтонный мост через Шешму

Күпернең озынлыгы -  95 метр, киңлеге -  2 метр. Ул 760 пластик понтоннан тора. Күпердән җәяүлеләр генә йөри ала. Ул  30 градус суыкка, 40 градус эссегә чыдам.  Кыш көне боз катламы зыян китермәсен өчен, күперне җыеп алырга кирәк, язга исә ул кабат урнаштырыла.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*