ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
Айдар Метшин: “Түбән Кама полициясенең һәр хезмәткәре шәһәр һәм район җирлегендә хокук тәртибен ныгытуга үзеннән зур өлеш кертә”
Җәмгыять
  • 10 Ноябрь 2019 - 07:46
  • Караулар: 206

Хөрмәтле шәһәр һәм район Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре,
хокук саклау органнары ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!

Сез үз гомерегезне мөһим эшкә - гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, җәмәгать тәртибен, иминлекне саклауга һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышлагансыз.

Эчке эшләр органнарында эшләү иң авыр һәм җаваплы хезмәт санала, ул югары әхлакый сыйфатлар, тирән белем таләп итә. Түбән Кама полициясенең һәр хезмәткәре, үз бурычын намуслы һәм фидакарь башкаручы буларак, кыюлык, түземлек, үз эшенә бирелгәнлек сыйфатлары күрсәтеп, шәһәр һәм район җирлегендә хокук тәртибен ныгытуга үзеннән зур өлеш кертә.

Аерым рәхмәт сүзләрен Түбән Кама районы территориясендә әлеге тармакның данлы традицияләрен салган ветераннарыбызга җиткерәм.

Полиция хезмәтенең бөтен авырлыгын сезнең белән бергә кичергән туганнарыгызга һәм якыннарыгызга да чиксез рәхмәт.

Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек, аяз күк йөзе, тыныч хезмәт, бәхет һәм Ватанга хезмәт итүдә уңышлар телим!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*