ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
11 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
5 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
3 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
2 көн калды
Түбән Кама мэры 47 нче автобус маршруты эшен бәяләде
Җәмгыять
  • 08 Ноябрь 2019 - 13:03
  • Караулар: 56

Түбән Камада агымдагы елның 1 октябреннән яңа 47 нче маршрут гамәлгә керде. Әлеге маршрутта НПАТП-1 транспорт предприятиесе хезмәт күрсәтә. Шәһәрнең яңа торак микрорайоннарына автобус маршруты оештыру - яңа төзелешләрдә яшәүчеләр шәһәр җитәкчелеге һәм Түбән Кама мэры белән очрашуларда күтәргән иң популяр сорауларның берсе.

47 нче маршрутның беренче эш нәтиҗәләре белән танышу өчен, Айдар Метшин шәһәр автобусында йөрде, пассажирлар һәм әлеге автобус маршрутына хезмәт күрсәтүчеләр белән аралашты. Шәһәр мэры маршрут буенча НКЦдан Гайнуллин урамына кадәр барды.


Хәрәкәт озынлыгы 26 километрдан артык тәшкил иткән маршрут автобусы НКЦдан кузгалып китә. Автобусны көтү интервалы - 20 минут. Беренче рейс 5.30 сәгатьтә китә, соңгысы – 21.30 сәгатьтә. Рейслар кичке биштән соң автовокзалдан хәрәкәт итә башлый.

НПАТП-1 генераль директоры Марат Галиәхмәтов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта маршрут 44 тукталышны үз эченә ала. Октябрь башында предприятиегә дә, район башкарма комитеты каршындагы транспорт бүлегенә дә халыктан кергән тәкъдимнәр нигезендә хәрәкәт схемасына төзәтмәләр кертелде. Бөтен маршрут буенча хәрәкәт 1 сәгать 40 минут тәшкил итә. Маршрут Корабельная, Студентлар, Гайнуллин, Тынычлык, Менделеев урамнары буйлап уза. Бер ай эчендә 51 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бер әйләнешкә уртача 37 пассажир туры килә.


Эш сәфәре барышында түбәнкамалылар шәһәр мэрыннан, тулаем алганда, шәһәрдә җәмәгать транспорты эше кайчан яхшырачагы белән кызыксынды, өлкән буын НКЦ янында тукталыш павильоны урнаштыру кирәклеген җиткерде. Павильон агымдагы елның 15 декабренә кадәр урнаштырылачак.


Тулаем алганда, җәмәгать транспорты эше турында сөйләгәндә, Айдар Метшин Түбән Камада масштаблы транспорт реформасын үткәрүгә әзерлек эшләре алып барылуын да әйтеп узды. Билгеле булганча, Санкт - Петербург шәһәренең территориаль үсеш һәм транспорт инфраструктурасы проект институты белән берлектә якын арада шәһәрнең яңа транспорт моделе эшләнәчәк. Агымдагы елның 11-20 ноябрендә Түбән Кама шәһәрендә пассажирлар агымын комплекслы тикшерү уздырылачак.

    

Шулай ук реформа кысаларында социологик сораштыру үткәрү планлаштырылган, анда гражданнар җәмәгать транспорты эшен яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен кертә ала.

Тәкъдимнәр nk.transport@yandex.ru электрон почтасы аша яки 41-56-41 номеры буенча кабул ителә.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*