ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
21 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
19 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
18 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
12 көн калды
Түбән Камада эш урыннары ярминкәсе оештырыла
Җәмгыять
  • 08 Ноябрь 2019 - 10:49
  • Караулар: 21

14 ноябрь көнне Түбән Кама шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак. Ярминкә 10.00 сәгатьтә башлана.

Эш эзләүче гражданнарга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: 4, 5, 6 нчы разрядлы каравылчы, белгеч (техник бүлек), инженер (янгын һәм саклау сигнализациясе системаларына техник хезмәт күрсәтү), инженер (кондиционерларга техник хезмәт күрсәтү), техник (янгын, сак сигнализациясе һәм видеокүзәтү системаларына хезмәт күрсәтү), электромонтажчы (янгын, сак сигнализациясе һәм видеокүзәтү системаларын монтажлау), 6 нчы разрядлы слесарь-ремонтчы, 6 нчы разрядлы технологик җиһазларны ремонтлау буенча слесарь, төягеч йөртүче, автомобиль йөртүче, тракторчы, автогрейдер машинисты, юл-төзелеш машиналарын һәм тракторларны ремонтлау буенча 6 нчы разрядлы слесарь, экскаватор машинисты, автомобиль краны машинисты,  зур һәм аз сыйдырышлы автобус йөртүчесе, электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, слесарь-ремонтчы, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы һ.б.

Ярминкәгә килүчеләр шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында буш эш урыннары турында мәгълүмат ишетә, ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша,  хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар буенча консультацияләр ала. Шулай ук эш эзләүчеләргә мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында белү мөмкинлеге дә булачак.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе Түбән Кама шәһәренең Бызов урамы 20а йортындагы  222 нче кабинетта уза. Белешү өчен телефон: (8-8555) 42-68-00.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*