ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
21 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
19 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
18 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
12 көн калды
11 ноябрьдән Түбән Камада пассажирлар агымын исәпкә алу башлана
Җәмгыять
  • 07 Ноябрь 2019 - 15:13
  • Караулар: 26
Транспорт реформасын үткәрү кысаларында Түбән Кама районы Башкарма комитеты  хәбәр итә: 2019 елның 11-20 ноябрендә Түбән Кама шәһәрендә пассажирлар агымын комплекслы тикшерү уздырылачак. Тикшерү  Санкт-Петербург шәһәре   территориаль үсеш һәм транспорт инфраструктурасы проект институты катнашында оештырыла.

Әлеге эш җәмәгать транспортында, тукталыш пунктларында махсус аппарат ярдәмендә пассажирлар агымын тикшерүне үз эченә ала.

Проект институты хезмәткәрләренә студентлар һәм  пенсионерлар ярдәмгә киләчәк.

Шулай ук реформа кысаларында  социологик сораштыру үткәрү планлаштырылган, анда гражданнар җәмәгать транспорты эшен яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен кертә ала.

Тәкъдимнәр nk.transport@yandex.ru  электрон почтасы аша яки 41-56-41 номеры буенча кабул ителә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*