ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
21 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
19 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
18 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
12 көн калды
Түбәнкамалылар 2020 елгы җанисәптә электрон формада катнаша алачак
Җәмгыять
  • 05 Ноябрь 2019 - 13:46
  • Караулар: 37
2020 елның 1 октябреннән Россиядә халык санын алу башлана. Аны үткәрүгә Татарстанга федераль бюджеттан 60 млн сум акча күчереләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина хәбәр итте.

"2020 елгы халык санын алу, нигездә, уникаль булачак. Төп басым яңа технологияләр куллануга  юнәлтеләчәк: республика халкының дәүләт хезмәтләре бердәм порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль рәвештә тутыруы, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә (КФҮ) халык санын алу мөмкинлеге, шулай ук исәпкә алучыларның кәгазь бланклар урынына планшетлар куллануы. Бу яңа үзгәрешләр   халык санын алу процессын тагын да уңайлырак итәчәк", – диде Наталья Гатауллина.



2020 елда 1 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында стандарт теркәлүе булган һәркем “Госуслуги” (ЕСИА) порталында интернет-җанисәпне мөстәкыйль уза алачак. Анда “Халык санын исәпкә алуны узарга” дигән хезмәтне сайларга кирәк. Электрон кәгазьне үзең өчен генә түгел, гаилә әгъзалары өчен дә тутырып була.



“Җанисәп нигезендә төбәкләрнең үсеш программасы төзелә. Халык санын алу хезмәт миграциясен, территориядә халык тыгызлыгын билгеләргә булыша”, - дип өстәде  җитәкче.

Соңгы җанисәп Россиядә 2010 елда үткәрелгән иде. Аның нәтиҗәләре буенча ул вакытта Түбән Камада 234 044 кеше яшәгән.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*