ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
21 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
19 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
18 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
12 көн калды
Айдар Метшин: “Без бик күп халыкларны һәм мәдәниятләрне берләштергән үзенчәлекле мираслы төбәктә яшибез”
Җәмгыять
  • 04 Ноябрь 2019 - 06:38
  • Караулар: 25

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.

Бүген без бик күп халыкларны һәм мәдәниятләрне берләштергән үзенчәлекле мираслы төбәктә яшибез. Безнең өчен бу бәйрәмнәр, барыннан да элек, халыкларны берләштерү символы, илебез һәм республикабызның барлыкка килү тарихының хәтер билгесе буларак мөһим.

Татарстанның күпмилләтле халкы Россия тарихында һәрвакыт әһәмиятле роль уйнады, Ватанга хезмәт итү һәм аны саклау традицияләрен буыннан-буынга тапшырды, күп гасырлык рухи кыйммәтләрне һәм мәдәни күптөрлелекне саклап калды.

Без бүген дә түбәнкамалыларның нык, тату, бердәм гаиләсе булып яшибез, бергәләп гражданлык җәмгыятен ныгыту, икътисадый һәм социаль үсеш юлында алга барабыз, шуңа күрә хәзер кече ватаныбызның һәм Татарстанның куәтен, бөеклеген арттыру өчен, бердәмлекне һәм күп гасырлык традицияләргә тугрылыкны саклап калу аеруча мөһим.

Барыгызга да чын күңелдән сәламәтлек, иминлек телим, һәммә эшегездә һәм күркәм башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын, гаиләләребездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен, ә тотрыклылык киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итсен!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*