ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
21 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
19 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
18 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
12 көн калды
Түбән Камада Николай Лемаевка багышланган хәтер кичәсе узачак
Җәмгыять
  • 31 Октябрь 2019 - 12:15
  • Караулар: 29
7 ноябрьдә Түбән Кама комплекслы музеенда  химкомбинатның беренче генераль директоры, Түбән Каманың мактаулы гражданины – Лемаев Николай Васильевичка багышланган хәтер кичәсе узачак.

Очрашуга «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ ветераннары һәм хезмәткәрләре,  мәктәп укучылары һәм студентлар чакырылган. Очрашу көндезге сәгать икедә  башлана.

 2019 ел Түбән Камада Лемаев елы буларак үтә.  14 ноябрьдә легендар нефтехимик Николай Васильевичка 90 яшь тулыр иде.

2019 елның маенда РФ Президенты Указы белән «Бигеш» халыкара аэропортына «Россиянең бөек исемнәре» конкурсы нәтиҗәләре буенча Николай Лемаев исеме бирелде.

Хәзерге вакытта Түбән Камада Лемаевның 90 яшьлегенә багышланган зур күләмле чаралар сериясенә әзерлек бара, алар шәһәрдә 13 һәм 14 ноябрьдә узачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*