ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
35 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
29 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
27 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
26 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
20 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
8 көн калды
Түбән Камада репрессия корбаннарына багышланган музей ачылды
Җәмгыять
  • 31 Октябрь 2019 - 07:26
  • Караулар: 24
Ил күләмендә репрессияләнүчеләр саны миллионнар белән исәпләнә. Бүгенге көндә Түбән Камада шундый  140 кеше яши. Аларның күбесе ул чорда әле бала гына булган, әмма  гаиләләренә килгән кайгыны һәркайсы яхшы хәтерли.

"Мин озак вакытлар сәяси репрессия корбаннарының хокукларын торгызу комиссиясен җитәкләдем. Миңа узган еллардагы бу тормышны яңадан торгызырга туры килде. Бу шулкадәр авыр, ачы. Миңа комиссиягә кешеләр компенсация сорап түгел, ә бәлки өсләреннән халык дошманы тамгасын алу гозере белән килде. Аларның ачу сакламаулары мине һәрвакыт гаҗәпләндерде", - диде үз чыгышында Түбән Кама муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Григорий Китанов.



Сүз уңаеннан, шәһәрдә ТР пенсионерлары һәм инвалидлары - сәяси репрессияләр корбаннарының иҗтимагый оешмасы бүлеге эшли. Быел аңа 20 ел тулды.

12 нче мәктәптә оештырылган кичә Түбән Кама укучылары һәм иҗат коллективлары тарафыннан әзерләнгән программа белән дәвам итте.



Моннан тыш,  мәктәптә «Сәяси репрессияләр тарихы» музее ачылды. Анда ул чорның күп кенә экспонатлары, репрессияләнүчеләрнең шәхси документлары, тикшеренү эшләре һәм мәктәп укучыларының рәсемнәре тәкъдим ителгән. Биредә укучылар  өчен хәтер дәресләре һәм экскурсияләр үткәреләчәк.

"Музейны укучылар күрү бик мөһим. Беркайчан да башка кабатламасын өчен, бу хәлне  истә тотарга кирәк", - ди Григорий Китанов.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*