ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар бәйгедә катнашып, 50 мең сумлык премиягә ия була ала
Җәмгыять
  • 26 Октябрь 2019 - 16:44
  • Караулар: 117
4 ноябрьдә Татарстанда "Гаилә архивын тапшыр" конкурсы старт ала.

Анда Түбән Кама халкы да катнаша ала. Моның өчен оештыру комитетына  гаилә архивыннан фотографияләр һәм видеодокументлар тәкъдим итәргә кирәк.

Конкурс ике этапта үткәрелә: муниципаль (31 декабрьгә кадәр) һәм республика (31 майга кадәр).

Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә:

1 нче урынга -50 мең сум;

2 нче урынга -30 мең сум;

3 нче урынга -20 мең сум.

Конкурста җиңүчеләрнең документларының төп нөсхәләре ТР архив фонды составына кертеләчәк. Авторлык хокуклары катнашучылар өстендә кала.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*