ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
35 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
29 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
27 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
26 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
20 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
8 көн калды
Түбән Камада 200 эш урынлык яңа җитештерү комплексы төзеләчәк
Җәмгыять
  • 25 Октябрь 2019 - 14:16
  • Караулар: 35
Түбән Камада «Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә елына 500 мең тонна метанол җитештерү куәтенә ия яңа комплекс төзелеше буенча җәмәгать тыңлавы үтте.

Фикер алышуда предприятиенең генераль директоры Азат Бикмурзин, ТР Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Айрат Шиһапов, башкарма комитет вәкилләре, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, экспертлар, шулай ук шәһәр һәм район халкы катнашты. Барлыгы 308 кеше теркәлде.



Яңа җитештерү атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны  3 тапкыр киметергә мөмкинлек бирәчәк, шул исәптән хәзерге вакытта  атмосферага чыгарыла торган углекислый газны чимал буларак куллана башлау  хисабына да, дип раслыйлар белгечләр.

Метанол синтетик каучук җитештерү өчен  кулланыла. Хәзерге вакытта аның зур өлеше читтән сатып алына, продуктны ташу, саклау, агызу кебек эшләр шактый кыйммәт һәм иминлек ягыннан куркыныч та. Моңа бәйле рәвештә,   җитәкчелек шәһәрдәге экологик хәлне яхшырту стратегиясе кысаларында "иске"не яңага алыштыру турында карар кабул итте. Бу максатлар өчен  Даниянең Haldor Торр компаниясе белән контракт төзелде.



Түбән Камада яңа производство төзелеше төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә дә уңай йогынты ясаячак. 200 дән артык яңа эш урыны булдырылачак, җирле уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк, каучук җитештерүне арттыру белән бергә республика һәм шәһәр бюджетларына салым түләүләре артачак.



 Метанол җитештерү белән шөгыльләнәчәк  яңа завод төзелешен яклап,  218 кеше тавыш бирде, 21е каршы булды, өчесе тыелып калды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*