ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
Түбән Каманың "Кама" лагере ел әйләнәсендә эшләячәк
Җәмгыять
  • 10 Октябрь 2019 - 12:02
  • Караулар: 91
Түбән Камада «Кама» лагерен капиталь ремонтлау тәмамланып килә. Моның өчен балаларның җәйге ялы объектларын төзекләндерү  республика программасы кысаларында 181 млн сум бүлеп бирелгән.

Эш барышы белән Айдар Метшин танышты. Хәзерге вакытта биредә  төзелеш-монтаж эшләре 75 процентка башкарылган. Җылылык челтәрен сузу тәмамланып килә, корпуслар, административ үзәкнең тышкы як стенасын буяу эшләре бара.


«Кама» сәламәтләндерү лагере зур тарихка ия. Киләсе елда аның ачылуына  50 ел тула. Лагерь  Красный Ключ бистәсендә, Каракүлдән ерак түгел урман зонасында урнашкан. Шәһәргә якын урнашуы сәбәпле, лагерь Түбән Кама халкы арасында бик популяр.

Айдар Метшин сүзләренә караганда, барлык ремонт эшләре тәмамланганнан соң, лагерьның яңа тарихы башланырга тиеш. Биредә Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдән килгән балалар һәм яшьләрнең ялын заманча оештыру турында  уйларга кирәк. 



Киләчәктә  «Кама» ел әйләнәсе эшләячәк.  Җәен -  профильле сменалар эшләсә, ә кышын  ял көннәрендә бөтен гаилә белән ял итәргә мөмкин булачак. 



«Кама»га килүчеләрнең Каракүлдә  су кереп, ял итү мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк. Моннан тыш, шәһәр җитәкчелеге киләчәктә «Кама» һәм «Зәңгәр күл» лагерьлары биләмәләрен берләштерергә планлаштыра, шул рәвешле,  биредә  фестивальләр, ярышлар һәм профильле белем бирү сменалары үткәрү, ял итү һәм сәламәтләндерү өчен бердәм зур комплекс сафка басачак.

Хәзерге вакытта түбәнкамалылар «Артек» үзәгенең эш тәҗрибәсен үзләштерәләр. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*