ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
28 көн калды
Шәһәр предприятиеләре өчен кадрлар әзерләү буенча координацион совет утырышка җыелды
Җәмгыять
  • 09 Октябрь 2019 - 10:49
  • Караулар: 120
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты каршында шәһәр предприятиеләре өчен кадрлар әзерләү буенча координацион совет төзелде, шушы көннәрдә аның беренче утырышы узды.

Мондый совет барлыкка килү зарурлыгын Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең  беренче урынбасары Радмир Беляев билгеләде: барыннан да элек, бу - Түбән Каманың АСИҮТ  статусын алуы һәм  сәнәгать парклары барлыкка килү. Анда тиздән дистәләгән урта һәм кече предприятиеләр эшли башлаячак, аларга эшче куллар кирәк булачак. Бу предприятиеләрнең кайберләре инде эшли  һәм продукция белән тәэмин итә башлады.



  "Хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районының инвестицион проектлары каталогында якындагы елларда 7,5 мең эш урыны булдырылачак 55 проект бар, - диде Радмир Беляев. - Кадрлар мәсьәләсе  -  эш бирүчеләр бәяләве буенча, төп темаларның берсе".

Урта һәм кече бизнес өчен белгечләргә ихтыяҗ хәзер үк сизелә. Хәзерге вакытта, Радмир Беляев сүзләренә караганда, ул 567 кешене тәшкил итә.



Түбән Камада сигез һөнәри белем бирү учреждениесе һәм югары уку йортларының  ике филиалы бар. Мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Фәретдинов фикеренчә, бу -  икътисадның теләсә кайсы өлкәсендә белгечләр әзерләүне тәэмин итә торган җитди челтәр. Әмма предприятиеләр кадрлар әзерләү белән конкрет кызыксынырга, аның турында сөйләргә, уку йортлары белән килешүләр төзергә, аннары гына теге яки бу белгечләрне әзерләү программасы төзелергә һәм тормышка ашырылырга тиеш. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*