ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Түбәнкамалылар TIMERMAN-2019 ярыммарафонында лаеклы чыгыш ясады
Җәмгыять
  • 08 Октябрь 2019 - 13:30
  • Караулар: 120

Ял көннәрендә республика башкаласында TIMERMAN сериясенең милли ярыммарафоны узды.

Ярышларда барлыгы 3 меңнән артык йөгерешче катнашты, алар арасында 30 түбәнкамалы да бар иде. Безнең районнан 22 кеше - 21,1 км, калганнары 10 км ераклыкка йөгерде. Якташыбыз - 25 яшьлек Илнар Ягъфәров иң көчле 20 спортчы арасына керде һәм рейтингта 15нче урын алды.


Катнашучылар арасында балалар табибы Рөстәм Гарипов та бар иде. 21 километрлы дистанцияне ул 1:42:25 исәбе белән узды һәм ул үз категориясендә 97 финишчы арасында 43 нче килде. Трассага Түбән Кама мәчете вәкилләре Фәнил хәзрәт Ибраһимов һәм Хәлил хәзрәт Хәбибрахманов та чыкты.


"Ярыммарафонда дин тотучыларны күрү бик күңелле булды. 15 километрга кадәр җиңел чаптым... 17-18 нче чакрымнарны, дөресен әйткәндә, чаба алмам дип уйлаган идем, ләкин аннары икенче сулыш, бәлки өченчесе дә ачылгандыр, финишка җитә алдым", - ди Хәлил хәзрәт. Ул үз дистанциясен 2:08:21 исәбе белән узган.

Үзәк мәчет матбугат хезмәте материаллары нигезендә.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*