ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
21 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
20 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
18 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
12 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
Сенди кушаматлы эт хуҗасы Антон Козловны көллияттә озата йөри
Җәмгыять
  • 08 Октябрь 2019 - 10:21
  • Караулар: 71

Антон Козлов Түбән Кама медицина көллиятенең беренче курсында укый. Егет – күрү буенча инвалид, шулай да ул дәресләрен беркайчан да калдырмый. Тормыш-көнкүрештә килеп туган кыенлыкларны җиңәргә аңа Сенди кушаматлы эте булыша.

Сенди хуҗасын дәресләргә, төрле чараларга озата йөри, тулай торак белән уку йорты арасын да яхшы белә. Ул шау-шулы шәһәрдә хуҗасына уңайлылык тудыруда – юл аша чыгуда, кирәкле йорт яки тукталышны табуда һ.б. ярдәм итә.


Шулай да көллият коллективы өчен бу - яңалык, аңа студентлар һәм укытучылар әлегә күнегеп кенә килә. Әйләнә-тирәдәгеләргә, этнең игътибарын җәлеп итеп, аны ашатырга ярамый. Сендиның бөтен игътибары хуҗасына юнәлтелгән булырга тиеш.


Антон Козлов Удмуртиядән килгән, ул сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус программа буенча укый. Билгеле булганча, Түбән Камада алар өчен массажга өйрәтү курслары ачылды. Курсларга Россиянең төрле шәһәрләреннән 24 кеше җыелды, алар ике төркемгә бүленеп белем ала.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*