ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
26 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
20 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
18 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
17 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
11 көн калды
Түбәнкамалылар Барселонадан эшлекле сәфәрдән кайтты
Җәмгыять
  • 07 Октябрь 2019 - 15:59
  • Караулар: 84

Түбән Камадан Фәридә Нигъмәтҗанова Каталониягә барып кайткан. Аңа һәм тагын биш хатын-кызга мондый бүләкне күп катлы йортларда тәртип өчен җаваплы булулары һәм биредә яшәүчеләр белән нәтиҗәле эшләүләре өчен шәһәр хакимияте ясаган.


Бу ял гына түгел, ә эшлекле сәфәр булган. "Барселонада җирле халыкны үз урамнары һәм ишегаллары тормышына җәлеп итү бик актив үсеш алган”, - дип аңлатты Айдар Метшин һәм шуңа күрә алар Түбән Кама вәкилләрен бирегә тәҗрибә тупларга җибәргәннәр.


Фәридә Нигъмәтҗанова сүзләренә караганда, алар иртәдән-кичкә кадәр шәһәр буйлап йөргәннәр, Барселонаның истәлекле, матур урыннарын, кайткач, үзебездә дә шундый урыннар булдыру максаты белән, фотога төшергәннәр.

Барселона - дөньяның иң борынгы шәһәрләренең берсе, аңа 2000 елдан артык икән. Шәһәр Балеар диңгезе белән тау сыртлары арасында урнашкан, биредә шәһәр төзелеше өчен иркен мәйданнар юк. Халык саны - бер миллион өч йөз меңнән артык. Тагын миллионга якын туристны өстәсәң, шактый зур сан килеп чыга. Урамнар тар, яшеллек аз. Зур түгәрәк контейнерларда төрле агачлар утыртылган, кирәк булса, аларны күчереп йөртергә мөмкин, шул рәвешле, урамнарны яшелләндерүнең яңа варианты булдырылган.

Алар бер генә сукбай эт тә, бер сукбай мәче дә күрмәгәннәр. Этләр күп, халык аларны ярата икән. Нигездә, этләр нәселсез булса да, муенчакларда һәм борынлыкларда йөри. Шәһәрдә этләрне йөртү өчен махсус урыннар булдырылган.


Кунаклар игътибарын күп санлы кара-сары төстәге муниципаль такси җәлеп иткән.

Ә менә торак йортлар шактый үзенчәлекле икән, алар төрле шакмак, квадрат формаларда, ишекләре турыдан-туры тротуарга чыга. Йорт ишекләре   пыяла, агач материалдан эшләнгән. Торак йортларның фойелары матур, чиста, анда чәчәкләр дә үсә икән.


Кунакларны шәһәр территориясендә махсус парковкаларда кызыл велосипедлар торуы да җәлеп иткән. Алар һәркайда: йорт, кибет тирәләрендә. Үзеңә велосипед сайлап, прокат өчен түлисең һәм - алга. Әмма бу велосипедлардан Барселона халкы гына файдалана ала икән. 


1968 елдан Түбән Камада яшәүче Фәридә Нигъмәтҗанова үзебезнең шәһәрне нык яратуын да әйтеп үтте. "Мин Россия буйлап та, башка илләргә дә сәяхәт итәргә яратам. Аз гына акча җыям да ел саен кая булса да барам. Әмма бер атнадан өйгә кайтасым килә, Мин Түбән Каманы сагына башлыйм. Ни өчендер, шәһәремә тартылам. Шәһәребез матур, яшел, иркен. Скверларыбыз ямьле, хәтта парклардагы тиеннәр дә якын, безгә ышанып, кулдан ашый бит алар!"




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*